1.Нинди төзелмә “кушма җөмлә” дип атала: а) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә; ә) җөмләләре аналитик юл белән бәйләнгән кушма җөмлә; б) җөмләләре тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә. 2.Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә? а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора ; ә) гади җөмләләре үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә ; б) гади җөмләләре үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә ; в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора. 3.Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә ничек атала? а)тезмә кушма җөмлә; ә )иярченле кушма җөмлә; б)теркәгечле тезмә кушма җөмлә. 4.Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре... а) үзара интонатция ярдәмендә бәйләнә ; ә) тезүче теркәгеч ярдәмендә бәйләнә ; б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә бәйләнә ; в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә. 5. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре арасында нинди тыныш билгеләре куела ? а) нокталы өтер ; ә) өтер ; б) сызык ; в) ике нокта. 6. Бай дигән даны бар , тик чыкмаган җаны бар дигән җөмләнең төрен билгеләргә. а) гади җөмлә; ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә ; б) иярченле кушма җөмлә ; в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. 7. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең гади җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә ? а) кушымчалар ; ә) мөнәсәбәтле сүзләр ; б) санау һәм каршы кую интонациясе ; в) янәшә тору юлы белән. 8. Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела ? а) өтер ; ә) сызык ; б) нокталы өтер ; в) ике нокта. 9.Иярченле кушма җөмләләр төзелеше ягыннан түбәндәге төрләргә бүленәләр: а)аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр; ә)иярчен ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл җөмләләр; б)бары тик синтетик кына була. 10. Иярченле кушма җөмләләр мәгънәләре буенча түбәндәге төрләргә бүленәләр: а)иярчен ия һәм иярчен хәбәр; ә)аналитик һәм синтетик; б)иярчен ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч. 11.Синтетик бәйләүче чараларга керми: а)килеш кушымчалары, фигыль формалары; ә) бәйлек һәм бәйлек сүзләр; б) мөнәсәбәтле сүзләр; в)янәшә тору. 12.Кайсы очрак синтетик кушма җөмләгә мисал була: а) Хезмәте барның хөрмәте бар. ә) Дөньяда мөмкин булмаган эш юк. б)дөрес җавап юк. 13.Аналитик иярчен җөмлә баш җөмләгә... а) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр; ә) янәшә тору; б) мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә. 14.Кайсы җөмләдә иярчен ия җөмлә бар: а) Кем эшләми, шул ашамый. ә) Син ялкауга эш өйрәтсәң,ул сиңа акыл өйрәтер. 15.Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куярсың: Мин шуны яхшы беләм хезмәт – бөтен шатлыкның, дөньяда бөтен яхшы нәрсәнең чыганагы ул ( М. Горький). а) өтер; ә) ике нокта ; б) сызык.
Другие вопросы по: Другие предметы
Знаешь правильный ответ?
1.Нинди төзелмә “кушма җөмлә” дип атала: а) ике яки берничә гади җөмләдән торган кушма җөмлә; ә) җөм...
Популярные вопросы